Суббота, 02 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:53 , 7.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:53 , 7.5 °C
30.03.2026
0
Поделиться
Яр Чаллыда Идел буе федераль округының шахмат буенча чемпионатлары тәмамланды
Яр Чаллыда Идел буе федераль округының шахмат буенча чемпионатлары тәмамланды

«Этюд» спорт мәктәбе базасында Идел буе федераль округының тиз шахмат һәм блиц буенча ярышлары узды.

Блицта ир-атлар арасында көмеш Валерий Скачковка, ә бронза Никита Константиновка эләкте. Хатын-кызлар блицында призлы урыннар Мария Рыжова, Мария Долинская һәм Мария Носачева арасында бүленде. Әлеге дисциплинада өч медальнең дә бер үк исемле спортчы кызлар тарафыннан яулануы игътибарга лаек.

Тиз шахмат буенча чемпионатта ир-атлар арасында призерлар: Егор Кошулян, Артур Ганиев, Антон Яценко. Хатын-кызлар арасында: Мария Рыжова, Алия Нагаева, Алиса Чернышова.