«Хәтер бакчасы» акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм республикада милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана. Тарихи мәгълүматларга караганда, 378 мең татарстанлы фронттан әйләнеп кайтмаган.
Акциядә катнашучы һәркем фронттан кайтмаган героена, туган һәм якын кешесенә багышлап агач утырта алды.