Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:49 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:49 , 28.5 °C
05.09.2022
0
Поделиться
Чаллы бакчачылар фестивалендә катнашты
Чаллы бакчачылар фестивалендә катнашты
Чаллы бакчачылар фестивалендә катнашты

Узган ялларда «Казан» Агросәнәгать паркында «Бакчачы көне-2022», «Бакча-2022»бакчачылык хуҗалыгы күргәзмә – фестивале булды. Бу мәйданда Республика бакчачылары бәйрәме алтынчы тапкыр үткәрелә. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин катнашты. Автокаланың бакчачылары үз куллары белән үстерелгән продукция: җиләк-җимеш үсентеләре, яшелчә, җиләк-җимеш үсентеләре тәкъдим ителгән мәйданчыкны рәсмиләштерделәр. Шәһәребездә 15 коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте эшли.