Пятница, 29 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:46 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:46 , 11.5 °C
01.02.2024
0
Поделиться
Чаллыда «Татарстан чаңгы юлы - 2024» узачак
Чаллыда «Татарстан чаңгы юлы - 2024» узачак

10 февраль көнне Чаллыда «Татарстан чаңгы юлы - 2024» ярышлары узачак. Ул Яр буе паркында оештырыла. Ярышларда ел саен 10 меңнән артык кеше катнаша. Ярышлар сәгать 11:00дә башлана.

Ярышлар сәгать 11:00дә башлана. 9:10да балалар бакчасына йөрүче сабыйлар көч сынаша. Алар өчен 400 метр дистанция билгеләнде. 

Сәгать 9:30 - 9:55кә кадәр спортсменнар узыша. Аларның дистанциясе 5 км. 

Сәгать 10:00дән ветераннар, физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр, 17 яшькә кадәр егет-кызлар катнаша.

11:15тә стартка шәһәр җитәкчеләре баса. Соңыннан 18 яшьтән алып теләгән һәркем катнаша ала. Алар өчен 2 км билгеләнде. 

Җиңүчеләрне грамота, медаль, кубок һәм бүләк көтә.

 Табибтан сәламәтлек турында белешмә кирәк түгел. Спортсменнардан гына соралачак.