Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:59 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:59 , 29.5 °C
18.10.2022
0
Поделиться
Чаллылылар кабат пьедесталда: укучылар 8 алтын медаль алды

Сентябрь башында дистанцион-көндезге форматта «Яшь профессионаллар» Х милли чемпионаты финалы узды. Чемпионат ярышларында 100 компетенция, шул исәптән 66 төп һәм 34 яшүсмерләр компетенциясе күрсәтелде. Татарстан Республикасы җыелма командасы 73 компетенция буенча 96 конкурсант тарафыннан тәкъдим ителде. Чемпионат циклы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 2 урынны яулады, 34 алтын, 39 көмеш, 38 бронза медаль һәм профессиональлек өчен 55 медальон алынды. Шулардан Чаллы укучылары һәм студентлары Татарстан Республикасы копилкасына 8 алтын, 7 көмеш, 4 бронза медаль һәм 13 профессиональлек өчен медальон өстәделәр. Чемпионатның барлык җиңүчеләре һәм призерлары Казанга 19 октябрьдә бүләкләүгә чакырылган.