Алабугада физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында армреслинг буенча чемпионат һәм ТР беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасы районнарының һәм шәһәрләренең 13 командасы катнашты.
Яр Чаллыдан төрле категориядәге авыру белән 16 спортчы-инвалид составындагы җыелма команда катнашты, алар арасында 69 нчы, 75 нче һәм 86 нчы «Өмет» коррекция мәктәпләреннән 4 бала). Барлык спортчылар да призлы урыннар яуладылар. Яр Чаллы шәһәре командасы әлеге ярышларда катнашучылар саны буенча күпчелекне тәшкил итте. Спортчылар югары нәтиҗәләр күрсәтте.