Авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Төзүче» стадионы, ипподром территориясе һәм «Южный» агросәнәгать паркы каршында узды. 35 миллион сумлык 700 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.
Киләсе ярминкәләр 9 ноябрьдә расланган мәйданчыкларында узачак.
Чаллы кешеләре: бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә һәм ит продуктларын актив сатып алды.