Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 00:15 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 00:15 , 22.5 °C
16.06.2022
0
Поделиться
Чаллылылар Велофестта үз көчләрен сыный алачак

25 июнь Яшьләр көнендә «Заман» яшьләр үзәге һәм Эшче яшьләр советы шәһәр халкын һәм кунакларын Велофестка чакыра. Чара 16:00 сәгатьтә башланачак.

Велофестиваль программасында яшь чаллылылар өчен спорт ярышлары: «Беби ралли» – 2-3 яшьлекләр өчен беговелларда узышлар, 4-6 яшьлекләр өчен велосипедларда узышлар. «Кидс ралли» – 7-9 яшьлек балалар өчен самокатларда узышлар. Катнашучылар һәр яшь төркеме өчен бирелгән дистанцияне үтәргә һәм каршылыкларны җиңәргә тиеш булачак. Финишта барлык балалар да катнашучылар дипломнары белән бүләкләнәчәк, ә һәр яшь төркемендә җиңүчеләргә призлар тапшырылачак.

Шулай ук «КАМАЗ» ААҖ, «РИАТ» ААҖ, «Ремдизель» АҖ, КАМА автомәктәбе предприятиеләреннән килгән барлык теләүчеләр өчен киртәле яшьләр велопаркы оештырылачак.

Ярышларда катнашу өчен 57-08-70 телефоны буенча гариза бирергә кирәк. Теркәлү вакытында ата-аналар баланың фамилиясен, исемен һәм яшен, үзенең контакт телефонын күрсәтергә тиешләр.

Катнашу бушлай, велосипедлар, беговеллар, самокатлар биреләчәк.