Суббота, 23 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:10 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:10 , 18.5 °C
25.06.2024
0
Поделиться
Чаллылылар өчен түләүсез юридик ярдәм көне оештырыла

28 июнь көнне Бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне. Татарстан Республикасында бу көнне бөтен эш көне дәвамында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә. Консультантлар сыйфатында нотариус, пенсия фонды белгечләре һәм юристлар чыгыш ясаячак.

Яр Чаллыда кабул итүләр «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында (Ак. Рубаненко урамы, 7 йорт,  Яңа шәһәр 3/18) 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр уза. Кабул итүгә (8552) 37-45-49 телефоны буенча язылырга мөмкин.