Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:22 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:22 , 21.5 °C
19.05.2023
0
Поделиться
Чаллылылар 2024 елда нинди киңлекләрне төзекләндерәчәген хәл итә

Яр Чаллы халкының шәһәр өчен нәрсә мөһимрәк икәнен үзләре хәл итү мөмкинлеге бар: 15 апрельдән Татарстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында төзекләндерү объектларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башлана.

31 майга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында, «Шәһәр мохите» сайтында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында республиканың 14 яшьтән һәр кешесе теге яки бу иҗтимагый яки ишегалды территориясе өчен үз тавышын бирә алачак.

Мәсәлән, үз ишегалды өчен тавыш бирергә мөмкин. Шулай ук беренче чиратта төзекләндереләчәк паркларны, скверларны, мәйданнарны билгеләргә мөмкин.