Районның 17 белем бирү учреждениесеннән килгән командалар «Дельфин» балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәге тренерлары әзерләгән каршылыкларны җиңеп, чыдамлыкларын, җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәтте.
Укучылар төрле этапларда вакытка көч сынашты: горизонталь һәм вертикаль перила, горизонталь һәм вертикаль пәрәвез, туннель, бабочка, змейка, ромб, маятник.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны — А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей, икенче урынны – 38 нче мәктәп, өченче урынны – 16 нчы мәгариф үзәге яулады.