Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:16 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:16 , 25.5 °C
16.07.2021
0
Поделиться
Чаллы халкы ярларны чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә катнашты
Чаллы халкы ярларны чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә катнашты
Чаллы халкы ярларны чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә катнашты

Чаллыда сулыклар ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе үткәрелде. Ул «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше.

Чаллылылар Кама елгасының яр буе зонасын чүп-чардан чистарттылар. Экологик акциядә якынча 45 кеше катнашты. Алар - волонтерлар һәм шәһәрнең битараф булмаган халкы, гаиләләре белән килүчеләр дә булды.

Яшь Чаллы егете Николай Величко экологик чараларда инде 6 ел катнаша. 

«Россия суы» акциясендә катнашучылар барлыгы 150 капчыктан артык чүп-чар җыйдылар.Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, чүп-чарны шулай ук аерып җыйдылар.