Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:27 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:27 , 24.5 °C
23.08.2021
0
Поделиться
Чаллылылар «Яшь профессионаллар» IX Илкүләм чемпионаты финалында катнашачак

Яр Чаллыдан 37 студент һәм мәктәп укучысы Татарстан җыелма командасы составында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык ярышларында катнашачак. 

«Яшь профессионаллар» IX Илкүләм чемпионатының финалы 25-29 августта Уфада узачак. Ярышлар 7 блокка бүленгән 105 һөнәри компетенция буенча узачак: төзелеш һәм төзелеш технологияләре; мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр; иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженерлык технологияләре; хезмәт күрсәтү өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф. 51 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors юнәлеше буенча ярышлар планлаштырылган.

«Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатының финалы – Россиядә 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге WorldSkills стандартлары буенча урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары арасында WorldSkills Russia Juniors стандартлары буенча һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярышлар.