Суббота, 23 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:17 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:17 , 27.5 °C
26.09.2022
0
Поделиться
Чаллылылар тәрбиягә бала алучылар өчен оештырылган форумда катнашты
Чаллылылар тәрбиягә бала алучылар өчен оештырылган форумда катнашты

Кичә "Әкият" балалар үзәгендә уллыкка алучы гаиләләрнең "Без бергә!" дип исемләнгән VII форумы узды.  Анда ТРның барлык муниципаль районнарыннан тәрбиягә бала алган актив гаилә вәкилләре, шулай ук дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты. Яр Чаллы данын Оксана Рыжкова, Александра һәм Андрей Шипицыных гаиләләре яклады. Алар тәрбиягә бала алган гаиләләр.

Ата-аналар белгечләрдән бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Киң программа әзерләнгән: ата-аналар өчен – белем бирү лекцияләре һәм дискуссияләр, балалар өчен - беләзекләр, кәгазьдән эшләнмәләр ясау, кызыклы презентацияләр үткәрү буенча мастер-класслар һәм башкалар.