Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:31 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:31 , 25.5 °C
09.12.2022
0
Поделиться
Чаллылылар Ватан Геройларын искә ала
Чаллылылар Ватан Геройларын искә ала
Чаллылылар Ватан Геройларын искә ала
Чаллылылар Ватан Геройларын искә ала

9 декабрьдә "Ватан-ана" мемориаль комплексы янында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды. Ватан Геройлары көне-истәлекле дата, ул тарихи традицияләрнең дәвамы һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар кылынганлыгы турында хәтерне саклау ысулы булып тора. Революциягә кадәр бу көн барлык геройларны - гади солдатлардан алып, армияләрнең югары командирлар составына кадәр хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелгән. Хәзерге вакытта 9 декабрьдә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий Победоносец ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Ә Россия Герое исеме «кайнар нокталарда» катнашкан сугышчыларга, шулай ук космик киңлекне, яңа авиация техникасын үзләштерүдәге казанышлары һәм дәүләт алдындагы аерым казанышлары өчен бирелә. Чара кысаларында Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.