Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:39 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:39 , 26.5 °C
12.09.2022
0
Поделиться
Чаллылылар күбрәк күчемсез милек сатып ала башлаган

Аппарат киңәшмәсендә салым салу объектларының үсеше һәм шәһәр бюджетының артуы турында сөйләделәр. "Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре беренче яртыеллыкта 36 млрд.сумнан артык тәшкил итте. Шулардан шәһәр бюджетына 2,5 млрд.сум кергән, бу узган елгы күрсәткечләрдән 14% ка артыграк», – дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Яр Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы Диана Сәгыйтдинова.

Ул салым салу объектларының саны арта баруын билгеләп үтте. Хәзер салым органнары базасында 273 мең күчемсез милек объекты һәм 17,5 мең җир кишәрлеге исәпләнә, бу узган ел белән чагыштырганда 3% ка артык.