Пятница, 22 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:16 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:16 , 22.5 °C
15.02.2023
0
Поделиться
Чаллылылар хакыйкать һәм батырлык шагыйрен искә алу көнен оештырды
Чаллылылар хакыйкать һәм батырлык шагыйрен искә алу көнен оештырды
Чаллылылар хакыйкать һәм батырлык шагыйрен искә алу көнен оештырды
Чаллылылар хакыйкать һәм батырлык шагыйрен искә алу көнен оештырды

Бүген татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Бөек милләттәшебезне елдагыча ЯрЧаллыда да хөрмәтләп искә алдылар. ГЭС бистәсендә Муса Җәлилгә куелган һәйкәл янында шигъри очрашу – митинг булды. Анда шагыйрьнең иҗатын яраткан милли җанлы балалар җыелды. ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре иясе, язучы Факил Сафин ил тарихында Муса Җәлилнең иҗаты әһәмиятен ассызыклады. Фашистларга каршы үткен каләме белән көрәшүче батыр милләттәшебезнең сүзләре бервакытта да телләрдән төшмәс, чөнки алар Туган илгә дан җырлый.

Комсомол районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин да бүгенге көннең истәлекле булуына, Җәлиле булган татар халкының беркайчан да дәрәҗәсе төшмәячәгенә, киресенчә, бүгенге вәзгыять белән бәйле төстә тагын да көчлерәк яңгыравына басым ясады. Микрофонны бер-бер артлы шәһәребезнең сәләтле балалары алды. Сабыйлар саф ана телендә Муса Җәлилнең иң данлыклы шигырьләрен яттан сөйләделәр. Җирле әдипләр дә Җәлил көне уңаеннан иң яхшы шигырьләрен яңгыратты. Соңыннан Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды.