Бүген 50/15 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында реконструкция эшләре тәмамлануга якынлаша. Биредә яшәүчеләр «Камавтодор» һәм «Индорсервис» подряд оешмалары хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар пылау һәм чәйгә тәм-том әзерләделәр.