Яр Чаллыда Шәһәр Советының «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре»нә үзгәрешләр кертү турында шәһәр Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар узачак, алар Шәһәр Советының 24.10.2017 № 20/8 карары белән расланган. Тыңлаулар 25 февральдә 14:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты бинасында (Х.Туфан проспекты, 23 нче йорт), 400 нче залда узачак.
Карар проекты буенча тәкъдимнәрне 25 февральгә кадәр түбәндәге адрес буенча кертергә була: Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт, каб. 234 яисә электрон почтага җибәрергә mky_ati@mail.ru. проект белән танышырга мөмкин бире.