2 апрельдә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашында алимент түләтү мәсьәләләре буенча беренче республика гражданнарын кабул итү була.
Алимент түләтүгә бәйле сорауларны башкарма производство яклары видеоконференцэлемтә режимында бирә алачак. Кабул итүгә телефон номеры буенча язылырга мөмкин: 8 (843) 514-92-21.
Кабул итүгә язылучылар үзләренең яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә килә һәм турыдан-туры идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алачак.