24 гыйнварга кадәр "Кадрлар резервы – 2021" Республика проектының 12 сезонына заявка кампаниясе бара. "Кадрлар резервы" - озак сроклы үсеш алучы программа, ул Татарстан Республикасы яшьләренең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыра, хезмәт һәм белем бирү мобильлеген стимуллаштыра һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән хезмәттәшлегенә ярдәм итә.
Конкурста катнашу өчен 16-30 яшьләрдәге, актив гражданлык позициясе, иҗтимагый эш алып баручы, социаль яки бизнес-проектларны
тормышка ашыручы яшьләр чакырыла. Кандидатлар сайлап алу этапларын
узалар: сайтта гариза тутыру www.rezervrt.ru - тест һәм экспертлар белән
күзгә-күз сөйләшү.
«Кадрлар резервы» республика яшьләр проекты 2009 елдан Татарстан
Республикасы Яшьләр эшләре буенча Министрлык тарафыннан «Татарстан
Республикасының иҗади яшьләр академиясе» РИО белән берлектә гамәлгә
ашырыла.