Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:04 , 30.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:04 , 30.5 °C
01.11.2022
0
Поделиться
Чаллылылар зур этнографик диктантта катнаша алачак

2022 елның 3-8 ноябрендә җиденче мәртәбә "Зур этнографик диктант" халыкара агарту акциясе узачак. 3 ноябрьдә оффлайн диктантта катнашу өчен «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында (Ш.Усманов, 5 (32/24) адресы буенча махсус мәйданчык эшләячәк. 2 нче катта күргәзмә оештырылачак. Диктант язуның башы 10: 00 сәгатькә билгелән. Сорауларга онлайн форматта 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта җавап бирергә мөмкин: www.miretno.ru.

Ел саен чаллылылар акциягә актив кушыла. Диктант Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм оффлайн форматта үткәрелә. Зур этнографик диктант оештыручысы-милләтләр эшләре буенча федераль агентлык. VII Халыкара агарту акциясенең максаты - илебездә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итү.

16 яшькә кадәр катнашучылар өчен биремнәр 20 гомумфедераль биремнән торачак. 30 сораудан торганы 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен исәпләнгән. Барлык биремнәрне үтәү өчен максималь баллар суммасы-100. Үтәү өчен 45 минут вакыт бирелә. Биремнәргә дөрес җаваплар диктант сайтында 11 ноябрьгә кадәр бастырылачак.