Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:23 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:23 , 28.5 °C
13.10.2021
0
Поделиться
Чаллылылар Күп функцияле үзәк офисларына Ковид-19дан вакцинация узуны раслаучы QR-кодны алу өчен мөрәҗәгать итә
Чаллылылар Күп функцияле үзәк офисларына Ковид-19дан вакцинация узуны раслаучы QR-кодны алу өчен мөрәҗәгать итә

Вакцинация үтүне раслаучы QR-код яисә Ковид-19 белән авыруны раслаучы сертификат алу өчен күпләгән чаллылар КФҮ офисларына мөрәҗәгать итә башлады.

QR-кодлы сертификатны алу өчен РФ Дәүләт хезмәтләре порталында gosuslugi (сертификатны күчереп алу яки бастыру өчен) гражданның шәхси кабинеты һәм ЕСИАда (Идентификацияләү һәм аутентификацияләү бердәм системасы) «Расланган» статуслы “бите” булдырылырга тиеш.

ЕСИАда үз “битегезне” КФҮ һәм Россия Пенсия фонды офисларына бармыйча расларга мөмкин. Моны «онлайн» эшләргә мөмкин. Мондый мөмкинлеккә мобиль банкы (Ак барс Банк, Сбербанк, Тинькофф банк) кушылган һәркем ия.