Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:23 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:23 , 28.5 °C
12.01.2022
0
Поделиться

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, яңа туган баланың эш урыннары булмаган әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде. 

Әлеге төр түләүнең күләме 18 886,32 сум тәшкил итә. Игезәкләр яисә берьюлы берничә бала туган очракта пособие аларның һәрберсенә түләнә.

Шунысын искәртү зарур, бу пособие әти-әнинең яисә аларны алмаштыручы затларның эш урыннары булмаган һәм бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта гына түләнә.

Пособиене алу өчен Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ярдәм чаралары турындагы сорауларны гражданнар белән хезмәттәшлек итүче Бердәм контакт-үзәккә   8 800 6-000-000 телефоны аша бирергә мөмкин (шалтырату бушлай).