Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:37 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:37 , 19.5 °C
13.04.2021
0
Поделиться
Чаллылылар QR-код аша 7 нче поликлиника эшчәнлеге турында фикер калдыра алалар

Бу атнадан 7 нче шәһәр поликлиникасында гражданнар белән элемтәдә булуның яңа ысулын кулланышка керттеләр. Пациентлар QR штрих-код (кодлаштырылган мәгълүмат) аша медицина учреждениесе эшчәнлегенә бәя бирә ала. Моның максаты - пациентлардан кире элемтә алу процессын максималь дәрәҗәдә гадиләштерү һәм аларның мөрәҗәгатьләренә оператив  җавап бирү.

QR штрих-код аша хәбәр җибәрү өчен мобиль җайланманың камерасын QR-кодка күчерергә, сылтама буенча узарга һәм хат язып җибәрергә генә кирәк. Хат, һичшиксез, адресатка барып җитәчәк, поликлиника администрациясе килгән мөрәҗәгатькә оператив рәвештә җавап бирәчәк. Сервис белән теләгән һәркем бушлай файдалана ала.