Воскресенье, 31 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:02 , 12.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:02 , 12.5 °C
25.09.2023
0
Поделиться
Укытучыларны һәм остазларны хөрмәтлибез
Укытучыларны һәм остазларны хөрмәтлибез
Укытучыларны һәм остазларны хөрмәтлибез
Укытучыларны һәм остазларны хөрмәтлибез

2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. ЯпЧаллы укытучылар көнен Аппарат киңәшмәсе барышында ничек каршы алачаклары турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Бу бәйрәм алдыннан шәһәрдә традицион рәвештә «Аңлаучы укытучы», «Укытучыны котла»акцияләре узачак. Шулай ук бәйрәм алдыннан район һәм шәһәр Почет такталарына сертификатлар тапшыру тантанасы булачак.Мәгариф системасының иң яхшы хезмәткәрләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев 5 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Тантаналар сараенда кабул итәчәк.

3 октябрьдә ГЦДТ базасында Яр Чаллы шәһәренең мәгариф тарихы музее ачылачак.

4 октябрьдә 15: 00 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган шәһәр бәйрәме узачак.

6 октябрьдә шәһәр педагоглары Халыкара Укытучылар көненә багышланган республика тантаналы чарасына чакырылачак.

10 октябрьдә яшь укытучыларга педагогларга багышлау үткәреләчәк.