Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:30 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:30 , 24.5 °C
27.08.2022
0
Поделиться
Чаллылылар ишегалларын төзекләндергән төзүчеләргә рәхмәт белдерәләр

9/53 нче йорт ишегалдында яшәүчеләр "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында ишегалларында ремонт эшләрен башкаручы төзүчеләрне төшке аш белән сыйладылар.

Чарада Комсомол районы хакимияте Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин катнашты. Ул эшчеләргә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Комсомол районында 2022 елда 37 ишегалды төзекләндерелә, шул исәптән ГЭС поселогының 9 комплексында 14 ишегалды яңартыла.