Моннан тыш, милекче, аның катнашыннан башка, мөлкәткә милек хокукын беркем дә терки алмаячагы турында гариза яза ала, моны КФҮдә эшләргә була.
Татарстанда теркәлмәгән барлыгы 650 мең объект бар, шуларның 150 меңе – торак. Яр Чаллыда – 28 меңнән артык объект. Хәзер инде хокукларны теркәүгә 1,5 меңгә якын гариза һәм хокук ияләренең 1100дән артык документы бирелгән.