Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:15 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:15 , 17.5 °C
28.03.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы халкын шәһәр тарихы турында уен көтә

Автокала тарихы турында «Джуманджи» квест-уены 1 апрельдә 19:00 сәгатьтә, брифинг – 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә узачак. Этаплар шәһәрнең тарихи әһәмиятле корылмаларында һәм объектларында урнашачак.

Уенда катнашу өчен 18 яшьтән өлкәнрәк 5 кешедән торган командалар чакырыла. Катнашуга «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында үз вакытында гариза биргән һәм теркәлгән командалар (команда капитаны) кертелә.

Катнашучы командалар уен этапларын үтү өчен җәяү, велосипедларда, автомобильләрдә, самокатларда яки теләсә нинди башка уңайлы транспорт чарасында хәрәкәт итә ала.

Уенның тәмамлану вакыты финишка беренче килгән беренче биш командага бәйле.