Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:12 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:12 , 28.5 °C
20.05.2022
0
Поделиться
Чаллылыларны «Эх, Чаллы пятачоклары» кичәсенә чакыралар

20 майда шәһәребездә беренче тапкыр 18:00дән 20:00гә кадәр Җиңү паркында (Кече сәхнә) «Эх, Чаллы пятачоклары» дигән кичә узачак. Оештыручылар – Башкарма комитетның мәдәният идарәсе, «Шәһри Чаллы» редакциясе. Чараны Резеда Ганиева алып барачак. Илнур Гомәров һәм Ринас Әхмәтов башкаруында җырлар яңгыраячак.

"Пятачоклар" – ул безнең шәһәр тарихы. «КАМАЗ» автогигантын төзи башлаганда Яр Чаллыга илнең төрле төбәкләреннән кешеләр җыелган. Алар шулай ук «пятачоклар» исеме астында кичке күңел ачулар оештырганнар, анда җырлап, биеп вакыт уздырганнар, бер-берсе белән танышканнар, гашыйк булганнар, гаилә корганнар. «Эх, Чаллы пятачоклары» – күркәм традициянең дәвамы.