Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:44 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:44 , 28.5 °C
09.07.2021
0
Поделиться
Чаллылыларны Иван Купала бәйрәменә чакыралар

10 июль 18:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамда Иван Купала - славян бәйрәме узачак. Чараны шәһәрнең Украин диаспорасы «Чишмә»халыклар дуслыгы йорты белән берлектә үткәрәчәк.

Кунакларны күпсанлы йолалар, җырлар, конкурслар һәм викториналар көтә. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы фольклор коллективлары: «Кудерышки» халык ансамбле (Казан), «Водограй» халык ансамбле (Бөгелмә), Украина ансамбле«Вербиченька» (Түбән Кама), Яр Чаллы шәһәренең Халык ансамбле һәм Татарстан Республикасының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Матур итеп бизәлгән мәйданда декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре белән сәүдә рәтләре палаткалары оештырылачак. Теләүчеләр мунча себеркеләре һәм купаль такыялары үрү буенча мастер-классларда катнаша ала.

2007 елдан «Иван Купала» бәйрәменә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан республика статусы бирелде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чарада катнашучыларның барысы да битлекләрдә булырга тиеш.