Четверг, 14 мая 2026
Һава торышы Хәзер 22:51 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:51 , 20.5 °C
06.05.2022
0
Поделиться
Чаллылыларны «Хәтер» гала-концертына чакыралар

Яр Чаллы халкы һәм шәһәребез кунаклары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтер» эшче яшьләр иҗаты шәһәр фестиваленең гала-концертына чакырыла. Гала-концерт 9 Майда Җиңү паркының төп сәхнәсендә узачак. Башлана 17:30 сәгатьтә, керү ирекле.

Катнашучылар – шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының иҗат коллективлары һәм яшь башкаручылары.

Программада:

- Вокал һәм хореография номерлары;

- «Нәфис сүз» номинациясе;

- «Хәтер.Балалар» видеопроектына йомгак ясау

18:55тә чаллылылар бөтен ил белән бергә фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алачаклар.

Оештыручылар – «Заман» яшьләр үзәге, Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы, Автозавод районы хакимияте, Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе.