Вторник, 26 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:29 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:29 , 22.5 °C
11.12.2023
0
Поделиться
Чаллылыларны кышкы чорда бозга чыгу турында кисәттеләр

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов әйтүенчә, һава торышы салкын булуга карамастан, боз әле ныгымаган. 

«Әмма күпләр битарафлык күрсәтеп, җәяү дә һәм хәтта машина белән дә елга өстенә чыгалар, мондый очраклар арасында үлем белән тәмамланганнары да бар», – ди белгеч. 

2023 елда Татарстанда су объектларында 82 кешенең гомере өзелгән, аның 8 балалар. 68 кеше коткарылган, шуларның 13 балалар.