Чаллының кече метражлы суднолар дәүләт инспекциясе (ГИМС) башлыгы Әбүзәр Ногманов юка бозга керүнең куркыныч икәнлеген кисәтте.
2025 елда Татарстан сулыкларында 76 кеше һәлак булды. Аның дүртесе балалар. Чаллыда быел 2 кеше суга батып үлде.
Иң куркыныч җир – Түбән Кама ГЭСының түбән бьефы.
Шулай ук районнарда өч мобиль эшче төркем сулыкларны тикшерә, аншлаглар куя, бозга керү кагыйдәләрен бозучыларны контрольдә тота.