Татарстан Республикасы территориясендә 16 февральдән аномаль-салкын һава торышы урнашты, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-15 ка түбәнрәк, минималь температура -25..-30, аерым районнарда -37. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак.
Чаллыда 18 февральдә алмашынучан болытлы һава көтелә.чынлыкта явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 3-8 м/с. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -25..-29, аязганда -31..-35˚. Көндез максималь температура -16..-20˚. Юлларда бозлавык.