Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты Чаллы халкына контракт буенча хәрби хезмәт шартлары турында аңлата. Контракт буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү-бу тулы социаль тәэмин итү, лаеклы хезмәт хакы, РФ Кораллы Көчләре сафларында карьера үсеше һәм иртә пенсиягә чыгу мөмкинлеге.
Хәрби хезмәткәрнең акчалата тәэмин ителеше бирелгән исем нигезендә айлык окладтан, Хәрби вазыйфа буенча окладтан һәм шәхси казанышлар өчен айлык һәм башка өстәмә түләүләрдән тора. Алга таба ул вазыйфа, бирелгән исем, хәрби хезмәтнең гомуми дәвамлылыгы, башкарыла торган бурычлар, шулай ук хәрби хезмәтне узу шартлары (район яки урын) һәм тәртибе үзгәрешләрен исәпкә алып арта. Акча түләвенә саллы өстәмәне төрле юллар белән алырга мөмкин. Беренче чиратта физик әзерлек дәрәҗәсе хисабына. Билгеләнгән нормативларны тапшырырга һәм тиешле өстәмә (вазыйфаи окладның 100% ка кадәр) алырга хәрби хезмәткә кергәч үк мөмкин. Парашют белән сикерүләрнең еллык нормасын үтәгән өчен вазифаи оклад 50% ка артачак, Хәрби-Диңгез флоты корабларында хезмәт иткән өчен 120% ка. Шулай ук хәрби хезмәткәрләргә-машина йөртүчеләргә һәм хәрби машина экипажлары составына керүче хәрбиләргә 70% ка кадәр төрле өстәмәләр каралган. Махсус бурычларны үтәүче подразделениеләрдә хәрби хезмәт узган өчен аерым өстәмәләр каралган. Климат яисә экологик шартлары уңайсыз булган районнарда контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә район коэффициенты билгеләнә, шуннан чыгып өстәмә түләү исәпләнә.
Хәрбиләргә түләүсез туклану, төп отпуск уздыру урынына түләүсез йөрү, торакка ташламалар һәм башкалар каралган. Мәсәлән, РФ Кораллы Көчләрендә контракт буенча өч ел хезмәт итеп, тупланма ипотека системасында катнашырга мөмкин. Банкта хәрби хезмәткәр исеменә счет ачыла, анда Дәүләт билгеле бер сумманы күчерә. Бу акчалардан файдалану хокукы икенче контракт буенча өч ел хезмәт иткәннән соң барлыкка килә. Ягъни, гомумән алганда, алты елдан хәрби хезмәткәр инде фатир сатып ала ала. Мондый күләмдә ташламалар һәр дәүләт хезмәткәренә дә тәкъдим ителми, бу шулай ук хәрби хезмәт үзенчәлеге булып тора.
Хәрбиләрнеңхезмәт башланганнан соң егерме елдан соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге, әгәр тиешле еллар хезмәт иткән районнарда хәрби хезмәт узсаң өч көнгә исәпләнә, пенсиягә хезмәт башланганнан соң җиде елдан чыгарга мөмкин.
Барлык мәсьәләләр буенча үз районының хәрби комиссариатына яисә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә Казан шәһәре, Аэропорт ур., 1 йорт, тел.8(843)221-44-52.