«Миңа укытучылар белән әзерлек, эшкәртелгән материаллар һәм җиңү теләге ярдәм итте», – дип уртаклашты Кирилл. Аның Яр Чаллы дәүләт педагогика университетындагы (анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 35 студент белем ала) остазлары аңа беренче курстан ук ышанды – һәм ялгышмады.
Ставропольдәге чемпионат вуз өчен дебют булды. Хәзер Кирилл дипломын якларга, магистратурага укырга керергә һәм психолог булып эшләргә планлаштыра.