Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 00:42 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 00:42 , 22.5 °C
19.04.2021
0
Поделиться
Чаллы самбочысы республика турнирында медаль яулады

17-18 апрельдә Нурлатта 2006-2007 елгы егетләр арасында Самбо көрәше буенча республика турниры узды. Спорт чарасы Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Ярышларда Татарстаннан, Башкортстаннан, Самара, Ульяновск өлкәләреннән 204 самбочы катнашты. Турнирда «Заман» яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче Әмир Хәлилов (49 кг авырлык категориясендә) катнашты, ул 3 урынны яулады.

Самбочы спортчы тренер-укытучы Владимир Тимофеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.