Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:35 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:35 , 27.5 °C
26.04.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы КФҮ мөмкинлекләрен киңәйтә

26 апрельдә Башкарма комитетта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова һәм «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ үзәк филиалы директоры Евгений Варго катнашында муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә экстерриториаль гаризалар бирүдә үзара хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Яңалык белән бәйле рәвештә, хезмәт алучыларның Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы офисында гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Киңәшмәдә шулай ук гаризалар бирү, күрсәтелгән хезмәтләрнең нәтиҗәләрен бирү шартлары һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча структур бүлекчәләр алдында бурычлар билгеләнде.