Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:08 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:08 , 21.5 °C
02.06.2022
0
Поделиться
Яр Чаллының «Балачак» хоры Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясады
Яр Чаллының «Балачак» хоры Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясады
Яр Чаллының «Балачак» хоры Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясады
Яр Чаллының «Балачак» хоры Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясады

Яр Чаллының «Балачак» хоры Мәскәүдә узган "Битва хоров" масштаблы бөтенроссия конкурсында уңышлы чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, киң колачлы вокал ярышына бөтен илдән 1500 хор килгән иде. Яр Чаллының 1 нче балалар музыка мәктәбе хоры башта илнең иң яхшы 400 хоры исемлегенә керде, ә кичә ВДНХда чыгыш ясады.

Финалга Санкт-Петербургтан «Перезвоны» балалар хоры, профессиональ коллективлар чыктылар, шулай ук Юлия Кукаркина җитәкчелегендәге Яр Чаллының «Балачак» хоры Россиядә иң яхшы хорларның  30 хор исемлегенә керде. Безнең шәһәрнең өр-яңа тарихында мондый хәл беренче тапкыр!