Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:54 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:54 , 19.5 °C
06.05.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы ветераннарына якынлашып кил]че Җиңү көне уңаеннан бүләкләр тапшырыла

Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә. Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева якынлашып килүче бәйрәм белән хезмәт ветераны Рәшидә Гаптрахман кызы Мөбәрәкшинаны котлады. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән открыткалар, бүләк наборы һәм җылы юрган тапшырылды.

Быел аңа 95 яшь тула. Ул ТАССРның Сарман районы Мортыштамак авылында туган. Биш бала арасында өченчесе булган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын гына тәмамлый алган. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшләнгән, аннары Кемерово өлкәсенә күмер чыгаруга киткән. Анда 1952 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Сахип Мөбәрәк улы Мөбәрәкшинга кияүгә чыккан. Ике елдан соң гаиләдә өлкән кыз дөньяга килә. 1957 елда гаилә кечкенә кызлары Гөлия белән Яр Чаллыга күчеп килә. Элеватор поселогы урнашалар: йорт сала башлыйлар. Аннан соң тагын ике бала – Фәния һәм Иршат туа. Ләкин гаилә бәхете бозыла: ире кинәт вафат була, һәм аңа өч баланы ялгызы үстерүгә туры килә.

Рәшидә Гаптрахман кызы лаеклы ялга чыкканчы «Сельхозтехника» район-ара предприятиесендә крановщица булып эшләгән. Бүген ул алты оныгының һәм өч оныкчыгының уңышларына сөенә.