Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 22:22 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:22 , 22.5 °C
23.04.2021
0
Поделиться

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстанда ветераннарга, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

29 апрельдә видеоконференц-элемтә режимында ветераннарның сорауларына ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Чаллы халкына сорауларны 23 апрельгә кадәр алдан ук түбәндәге электрон почта адресына җибәрергә кирәк: Nur.Hayrullina@tatar.ru.