Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:55 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:55 , 27.5 °C
16.11.2021
0
Поделиться

23 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр Казанда иреклеләренең «Игелекле Татарстан» йомгаклау форумы узачак. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Иреклеләренең мәгълүмати-ресурс үзәге оештыра.

Форум «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Анда катнашу өчен «Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирү», «Без бергә» үзара ярдәм акциясе, «Бөтенроссия халык санын алу – 2020» волонтерлык программасын гамәлгә ашыруда һәм башка эре федераль проектларда катнашкан иреклеләр берләшмәләре активистлары чакырыла.

Катнашу өчен гаризаны 18 ноябрьнең 23:59 сәгатенә кадәр «Форумга» тамгасы белән dobrotatarstan@gmail.com электрон почтасына тапшырырга мөмкин. Форумны оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы гомуми һәм төгәллек кертүче сорауларга җавапларны dobrotatarstan@gmail.com электрон адресы буенча яки 8(917) 884 -19-70 телефоны аша алырга мөмкин.