Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:12 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:12 , 29.5 °C
02.11.2022
0
Поделиться
Чаллы тхэквондчылары медальләр белән кайттылар
Чаллы тхэквондчылары медальләр белән кайттылар
Чаллы тхэквондчылары медальләр белән кайттылар
Чаллы тхэквондчылары медальләр белән кайттылар

Тольятти һәм Минск шәһәрләрендәге ике зур спорт вакыйгасында алар призлы урыннар алдылар. Тольяттида "Непобедимая Держава" XV сугышчан сәнгать Спартакиадасы узды. Ярышларда Россиянең 40 төбәгеннән 7 меңнән артык спортчы катнашты. ВТФ тхэквондо юнәлешендә безнең шәһәрне тренер Расулжон Ортиков җитәкчелегендә «Кэмпо көрәш спорт мәктәбе» шәкертләре тәкъдим итте. Яшүсмерләр арасында төрле авырлык категорияләрендә беренче урынны Тимофей Киров һәм Игорь Гедиминас алды. Шулай ук Аскар Большаков белән Диана Әхмәтсәгыйрова да алтын медальләр белән өйләренә кайтты.

Данил Дәүләтшин һәм Әмирә Хәсәнова ярышларның көмеш призерлары булды. Шулай ук 12-14 яшьлек кадетлар арасында 3 урын алып, Каролина Ильясова да пьедесталга чыкты.

Халыкара ярышларда Минсктагы тхэквондо буенча Беларусь Республикасы-2022 Ачык Кубогында Чаллы спортчылары беренче көнне үк медальләр яулады.