Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларны алдап акча урлауның яңа төре – «иминият тупланмаларын кире кайтару турында» ялган мәгълүмат белән e-mail хатлары турында кисәтә.
«Кире кайтаруны рәсмиләштерергә» төймәсенә басмагыз! Банк карталары мәгълүматларын билгесез сайтларда калдырмагыз! Корбан булмагыз! Уяу булыгыз!» - дип чакырды татарстанлыларны Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.