Суббота, 23 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:20 , 13.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:20 , 13.5 °C
10.02.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы МУПлары башка булмаячак

Бүген матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов унитар предприятиеләрне үзгәртеп кору турында сөйләде. Яр Чаллының барлык унитар предприятиеләре 2025 елның 1 гыйнварына кадәр дәүләт, муниципаль учреждениесе, акционерлык җәмгыяте яки җаваплылылгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртеләчәк.

2022 һәм 2023 елларга хосусыйлаштыру программасына биш унитар предприятие: “Автозавод ИК”, “Комсомольск ИК”, “Үзәк ИК”, “Шһәр төзелеше үсеше хезмәтләре” һәм “Шәһәр инфраструктурасын тоту дирекциясе” н җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә әверелдерү кертелгән. Әйтик, “Автозавод ИК” ҖЧҖ булды инде, калган фирмалар кирәкле процедуралар уза.