Среда, 27 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:10 , 13.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:10 , 13.5 °C
15.09.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы табиблары яңа методика буенча операция үткәрделәр

БСМП табиблары аорта йөрәк клапанын яңа методика буенча алыштырдылар.

Марсель Хәбибуллин БСМП табиблары белән беренче тапкыр гына очрашмый. Беренче танышу йөрәккә ачык операция вакытында була. 62 яшьлек пациентның аорта клапанын алыштыралар һәм моны илебездә эшләнгән яңа методика буенча эшлиләр. Аңа аорта клапанын транскатетер имплантациясе үткәргәннәр.