Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:10 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:10 , 19.5 °C
19.12.2022
0
Поделиться
Чаллы волонтерлары-республика конкурсы призерлары

«ЭКОлидер» унсигезенче республика конкурсы буенча йомгак ясалды. Быел ул министрлык төзелүгә 30 ел тулуга багышланган иде. Конкурс ел саен әйләнә-тирәлеккә һәм экологиягә битараф булмаган катнашучыларны үзенә җыя. Быел конкурска 326 гариза килгән. Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгать итте: «Безнең Республика – иң көчле сәнәгать төбәкләренең берсе, димәк, бу әйләнә-тирә мохиткә антропоген йөкләнеш тә. Безнең төп өстенлекле бурычыбыз – җиребезне буыннарга калдыру өчен табигатьне торгызу һәм саклау», - диде ул.