Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:33 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:33 , 27.5 °C
16.08.2023
0
Поделиться
Чаллы укытучылары республика бүләкләренә лаек булдылар
Чаллы укытучылары республика бүләкләренә лаек булдылар
Чаллы укытучылары республика бүләкләренә лаек булдылар
Чаллы укытучылары республика бүләкләренә лаек булдылар

Казанда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләре республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Чарада мәгариф тармагының Чаллы хезмәткәрләре дә катнашты. Әйтик, 200 балл җыючыларны әзерләгән педагоглар арасында 76 нчы гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Антон Ермаков, 76 нчы гимназиянең инглиз теле укытучысы Лилия Гыймадиева, гимназия директоры Елена Плотникова, бөтенроссия олимпиадасы призерын әзерләгән 77 нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Әхмәтшина, шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге, мәгариф оешмалары, полилингваль гимназия җитәкчеләре-мәктәп директорлары, «Яблочко» балалар бакчасы мөдире Зөлфия Юзекаевалар бар иде. 

Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы рәисе мәгариф тармагы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында чаллылылар да бар. Мәсәлән, 27 нче урта мәктәпнең химия укытучысы Мария Дукова «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Фәридә Гыймадиева, 46нчы урта мәктәпнең башлангыч сыйныфы укытучысы, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.