Чаллы укучылары коммуналь хезмәтләргә ярдәм итте. 55 нче мәктәп укучылары һәм Кама техник-икътисад көллияте студентлары Боровецкий һәм Кереселидзе бульварында кар чистартты.
Иртәгә Җиңү паркындагы, Шишкин һәм Яшь ленинчылар бульварларындагы территорияне кардан чистарту планлаштырыла.